Эчтәлек

РСФСР Министралар Советының 1989 ел 30 август карары нигезендә 1990 елда Алабуга шәһәрендә оеша.

Саклау зонасының мәйданы – 491,5 га, территориясе – 131 га; 196 архитектура истәлеген берләштерә; төп фонды 16868 саклау берәмлеген тәшкил итә. 1995 елдан музей-саклаулык федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни мирас объектлар исемлегендә.

Музей-саклаулыкка XVIII йөз ахыры – XX йөз башына караган корылмалар ансамбле, Шишкин И.И. музей-йорты, Дурова Н.А. музей-утары, Марина Цветаева мемориаль комплексы, В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее, төбәк тарихы комплексы, Алабуга шәһәрлеге («Шайтан каласы»), Ананьино каберлеге керә.

Алабуга шәһәренең архитектура ансамбле – сәүдәгәрләр яшәгән өяз шәһәренең урамнарыннан һәм елга ярларыннан күзгә ташланган Туйма һәм Кама елгалары буйларындагы болыннарның гүзәл күренешләре, табигый урынының хозурлыгы белән архитектура үзенчәлекләренең бердәм киңлеген хасил иткән уникаль төзелеш үрнәге. Шәһәрнең иске (үзәк) өлеше территориясендә торак, гражданлык, дини, җәмәгать, мәдәният һәм сәүдә-сәнәгать архитектурасы истәлекләре тупланган. Ансамбльнең композицион үзәге – Спас соборы (1808–1816 еллар), эклектика элементлары белән рус классицизмы стилендә төзелгән архитектура истәлеге.

Россиядә сынлы сәнгатьнең реалистик пейзаж мәктәбенә нигез салган И.И.Шишкинның мемориаль музей-йорты Шишкиннар гаиләсе яшәгән йортта урнашкан. Биредә рәссамның балачагы һәм яшьлеге узган, соңыннан ул монда кайтып йөргән.

Фельдмаршал М.И.Кутузовның ординарецы, 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан атаклы Н.А.Дурованың музей-утары ул 1841–1866 елларда яшәгән йортта ачыла.

Марина Цветаеваның мемориаль комплексына М.И.Цветаева һәйкәле (2002 ел, скульпторлар А.В.Головачёв, В.А.Демченко) куелган мемориаль мәйдан, шагыйрәнең әдәби музее, 1941 елда эвакуациядә чакта ул яшәгән йорт, аның җәсәде җирләнгән Петропавел зираты һәм башкалар керә.

Төбәк тарихы комплексында Алабуга тарихы музее, интерактив остаханәләр, «Трактир» музей-театры һәм Күргәзмә залы бар. Алабуга тарихы музее элеккеге сәүдәгәр А.Ф.Николаев йортында урнашкан (XIX йөзнең икенче яртысы архитектура истәлеге), анда безнең эрага кадәр IX–IV йөзләрдәге Ананьино культурасына караган табылдыклар, XII–XIV йөзләрдәге болгар керәч әйберләре фрагментлары, 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чоры кораллары, татар, рус, удмурт, мари этнографик коллекцияләре саклана; шәһәр тарихына багышланган экспозиция эшли.

Музей-саклаулык составына шулай ук Алабуга янындагы Алабуга шәһәрлеге – Ананьино, Пьяный Бор, Имәнкискә һәм Болгар культуралары калдыклары сакланган археологик истәлек, безнең эрага кадәр IV–III йөзләргә караган Ананьино каберлеге керә. Каберлек коллекцияләре (1500 дән артык әйбер) Татарстанның һәм Россиянең, шулай ук чит илләрнең күп кенә музейларында саклана. Алабуга тирәсендә Шишкин иҗатында тасвирлау объекты булып хезмәт иткән уникаль табигать мохите – нарат урманы, күлләр, болыннардан гыйбарәт үзенчәлекле ландшафт ансамбле яшәп килә. Музей-саклаулык фәнни-тикшеренү, фәнни-мәгърифәтчелек һәм фәнни-методик эшчәнлек алып бара, матди һәм рухи мәдәният истәлекләрен саклау эшләрен башкара.

Саклаулыкның директорлары: Д.Г.Галләмова (1990–1992, 1997–2002 еллар), А.А.Елфимов (1992–1997 еллар), Г.Р.Руденко (2002 елдан).

1991 елда музей-саклаулык Ә.Г.Сабировның «Алабуга аларның исемнәрен хәтерли» («Их имена помнит Елабуга») дигән китабын нәшер итә.

Әдәбият

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. Казань, 1999;

Древняя Алабуга. Елабуга, 2000.

Авторлар – И.М.Нестеренко, О.Е.Шелковская