Эчтәлек

Казан губернасында XVIII йөз башыннан мәгълүм. Күн эшләнмәләр мануфактураларының күбесе Казанда урнаша (барлыгы 16). XVIII йөзнең 1 нче яртысында 40 тан артык шәхси предприятие була (сәүдәгәрләр Г.Попков, И.А.Михляев, Аникиев, Чернов, Н.Ростовцев, С.Каменев, И.Кожевников, П.Шапшинский, А.Муравьёв, мещан И.Чечулин һ.б.); сәүдәгәр И.Галиевнең Казандагы күн мануфактурасы иң эреләрдән санала. Һәр предприятие елга 50 мең тире эшкәртә, алар эчке һәм тышкы базарларда сатыла. 1777–1778 елларда Казанда 39 күн эшкәртү предприятиесе була, күбесенең хуҗалары — татарлар (1890 елда — 20 предприятие), анда ирекле ялланган татарлар эшли. XIX йөздә андый предприятиеләрне фабрика-заводлар алмаштыра. Эре завод һәм фабрикалардан В.Ф.Булыгин, Алафузовлар, Апанаевлар предприятиеләре киң таныла.

Әдәбият

Мещерский А.А., Модзалевский Н.Н. Свод материалов по кустарной промышленности в России. СПб., 1874;

История Казани. К., 1988. Кн. 1.