5 төре билгеле, Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – гади чыпчык җилеме (S. viscaria) бар. Барлык районнарда очрый. Коры болыннарда, тау битләрендә, аланнарда, нарат урманнары буенда үсә.

40-80 см биеклектәге үсемлек. Сабаклары туры, буынлы, чиясыман көрән төстә, ябышкак (исеме шуннан). Яфраклары каршыдаш, тар, ланцетсыман. Чәчәкләре алсу төстә, чуксыман себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – вак тартмачык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Үсемлектә флавоноид, сапонин, углеводлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе үт кудыру, кан туктату, какырык куптару, тире авырулары вакытында тәнгә сөртү чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.