Тарихы

Авылга XIX–ХХ йөзләр чигендә нигез салына. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1005 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чубар Абдул авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Заветы Ильича» колхозы оештырыла, 1958 елда – «Таң» колхозы (Чубар Абдул авылы) составына, 1963 елда Тукай исемендәге колхоз составына керә. 1998 елдан «Тукай исемендәге» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы.

Халык саны

1913елда – 447,
1920 елда – 439,
1926 елда – 347,
1938 елда – 390,
1949 елда – 250,
1958 елда – 191,
1970 елда – 93,
1979 елда – 49,
1989 елда – 34,
2002 еда – 13,
2010 елда – 4,
2015 елда – 4 кеше (руслар).