Эчтәлек

Авыл Казан ханлыгы чорыннан Кече Норма авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Страховка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, вак-төякләр кибете була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 511 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән Арча районында.

Хәзер Иске Чүриле авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, 1960 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә (Венета авылы), 1963 елда – берләштерелгән “Мир” колхозы составында, 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Истәлек билгесе. 2019

Татарстанның Арча районы Ермоловка авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда – 30 ир заты;
1859 елда – 324,
1897 елда – 415,
1908 елда –  421,
1920 елда – 373,
1926 елда – 451,
1938 елда – 358,
1949 елда – 228,
1958 елда – 228,
1970 елда – 158,
1979 елда – 120,
1989 елда – 71,
2002 елда – 52,
2010 елда – 31,
2015 елда – 22 кеше (руслар).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Ермоловка авылы яны. 2019

«Казан арты» тарих-этнография музее