Тарихы

Авыл XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Чунчелеева, Ивынчи буларак та мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз уртасында ясаклыларга кучерелгән һәм лашманлык хезмәтенә беркетелгән чукындырылган чуашлар һәм йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, он тарту кәсепчелеге таралган була.

Авыл Акъегет авылы мәхәлләсенә карый, 1867 елдан аерым мәхәллә оештырыла (беренче имам-хатибы – Ш.Төхвәтуллин). 1884 елда яңа мәчет төзелә.

XX йөз башында мәктәп (1909 елда 30 ир бала һәм 25 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 996,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Цивильск өязе Яңа Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Акъегет авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Алга” колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл зурайтылган Киров исемендәге колхоз составында (1990 елга кадәр үзәк утары Акъегет авылында). 1994 елдан “Сунчелеево” күмәк предприятиесе. 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли. Авыл клубы (бинасы 1984 елда салынган), фельдшер-акушерлык пункты (1988 елдан), мәчет (1997 елдан) бар.

2018 елда “Күл”, “Әниләр чишмәсе” чишмәләре төзекләндерелә.

Халык саны

1782 елда — 129 ир заты;
1859 елда — 595,
1897 елда — 879,
1908 елда — 1133,
1920 елда — 883,
1926 елда — 773,
1938 елда — 877,
1949 елда — 451,
1958 елда — 464,
1970 елда — 453,
1979 елда — 342,
1989 елда — 247,
2002 елда — 203,
2010 елда — 175,
2017 елда — 170 кеше (татарлар).