- РУС
- ТАТ
1988 елда ачыла. 1914 елда төзелгән элекке земство мәктәбе бинасында урнашкан.
Экспозиция мәйданы — 386 м2, музей каршындагы парк зонасы — 0,5 га. Коллекция 12 меңнән артык саклау берәмлегеннән тора. Экспозиция өч залда урнашкан. «Төбәк халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән беренче залда XIX йөздәге татар, рус өйләре интерьеры фрагментлары; дворян һәм сәүдәгәрләр көнкүреше әйберләре, XIX йөз — XXI йөз башы төбәк тарихы фоторәсемнәре һәм документлары күргәзмәгә куела. «Хәтер» дигән экспозициянең икенче залында XX йөздә төбәк тарихы, күмәкләштерү чорындагы авыл хуҗалыгы әйберләре, төбәктә туып үскән 1 нче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучыларның документлары һәм фоторәсемнәре урнашкан. Экспозиция фрагментларының берсе Брест крепосте каһарманы П.М.Гавриловка багышлана. Шулай ук күргәзмәгә Әфганстан һәм Чечен сугышларында катнашучылар турындагы материаллар да куела. «Халык һөнәрләре» дигән өченче экспозиция залы Питрәчтә керәч җитештерү тарихы, шәхси чүлмәкчеләр һәм Питрәч һөнәр-сәнгать остаханәләре турында сөйли. Шулай ук агачтан кисеп ясалган вак һөнәрчелек әйберләре, XIX йөз ахыры — XX йөз башы җирле тимерчелек кәсебе әйберләре тәкъдим ителгән. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында — Питрәч керәче коллекцияләре, самавырлар, нумизматик коллекцияләр, совет дәүләте һәм Россия орденнары бар.
Ел саен Халыкара музейлар (18 май), Ачык ишекләр (1 сентябрь) көннәре үткәрелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.