Эчтәлек

Тулаем алганда, демографик сәясәтнең максаты, гадәттә, буыннар алышуның кирәкле режимын формалаштырудан, халык санының структурасы һәм динамикасы өлкәсендәге тенденцияләрне, аларның үзгәреш темпларын, туым, үлем, гаилә составы, халыкның урнашуы, эчке һәм тышкы миграциясе, сыйфат характеристикасы динамикасын саклау яки үзгәртүдән гыйбарәт.

Демографик сәясәт, кагыйдә буларак, төрле чаралар комплексы аша гамәлгә кертелә. Алар: икътисади (түләүле яллар һәм бала тугач бирелә торган, балалар санына, яшенә, гаилә хәленә бәйле төрле пособиеләр; ссуда, кредит, салым һәм торак буенча льготалар һ.б.); административ-хокукый (никахлашуларны, аерылышуларны, гаиләдәге балаларның хәлен, алимент түләүләрен, ана һәм бала хокукларын саклауны, абортларны, эш белән тәэмин ителү шартларын, эшләүче аналарның хезмәт шартларын, эчке һәм тышкы миграцияне һәм башка проблемаларны җайга салучы закон актлары); тәрбияви һәм пропаганда чаралары (иҗтимагый фикерне, җәмгыятьтә демографик тәртип үрнәкләрен һәм стандартларын булдыру).

1936 елда СССРда күп балалы гаиләләргә акчалата пособиеләр түләү (7 нче һәм аннан соң туган балаларга) кертелә, бала тудыру йортлары һәм балалар бакчалары челтәрен киңәйтү чаралары билгеләнә, алимент түләмәүчеләргә җинаять җәзасы көчәйтелә, аерылышу тәртибе катлаулана, аерылышу турында паспортка тамга салу кертелә, абортлар тыела (тыю 1956 елда гамәлдән чыгарыла).

1944 елда аналарга матди һәм рухи ярдәмне көчәйтүче закон акты кабул ителә, 3 нче бала туган очракта – бер тапкыр бирелүче, 4 нче һәм аннан соң туган балаларга (1 яшьтән 5 яшькә кадәр) билгеләнгән пособиеләр кертелә, йөклелек чоры һәм бала тудыру буенча яллар озайтыла, күп балалы аналарга бүләкләр («Ана медале», «Ана даны» ордены, «Герой-ана» исеме) булдырыла.

1981–1983 елларда 1 нче һәм 2 нче балага бер тапкыр бирелүче пособиеләр кертелә (тиңдәшле рәвештә 50 һәм 100 сум), 3 нче бала туган очракта пособие күләме арта һәм күп балалы гаиләләрдә пособиеләр үзгәрешсез сакланып кала, 1 яшькә кадәрге баланы карау өчен өлешчә түләүле ял кертелә (1989–1990 елларда 1,5 яшькә кадәр озайтыла).

1990 елларда РФнең барлык төбәкләрен диярлек демографик кризис чолгап ала, ул, туымның кимүе, үлемнең артуы сәбәпле, халык санының кимүендә күренә, нәтиҗәдә буыннар алмашыну 60% ка гына үтәлә. Килеп туган демографик хәл законнар чыгаручы һәм башкарма хакимиятнең федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә халык санын арттыру, сәламәтлек саклау шартларын тәэмин итү һәм үлемне киметү процессларына максатчан катнашуын таләп итә.

РФ Президенты Указы нигезендә расланган кайбер федераль программалар – «2000 елга кадәр Россия Федерациясендә балаларның хәлен яхшырту буенча дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләрен раслау турында» (1995 ел), «Дәүләт гаилә сәясәтенең төп юнәлешләре турында» (1996 ел) һәм башкалар  – хатын-кызларның йөклелек чорында һәм бала туганнан соң матди хәлен яхшырту, гаилә һәм бала мәнфәгатьләрен яклауны максат итеп куя: балага һәм ялгыз ана балаларына ай саен бирелүче пособиеләр күләмен арттыру, аз керемле гаиләдәге балаларга уку елы башында өстәмә пособиеләр бирү кертелә, баласы булган гражданнарны адреслы социаль яклау (гаиләдә җан башына уртача туры килгән керемгә бәйле рәвештә), укучы балаларның мәктәптә туклануы өчен компенсацияләр карала.

Санаторий-курортларда дәвалануга мохтаҗ балаларга, дәүләт һәм муниципаль белем бирү йортларында укучыларга юлда йөрү ташламалары кертелә, күп балалы гаиләләрне һәм ятим балаларны дәүләт яклавы турында федераль законнар кабул ителә. Халыкның аз керемле катлавына дәүләтнең социаль ярдәме, яшәү минимумы, «кулланучылар кәрзине» турындагы законнар демографик кризисны көчәйтә баручы хәерчелеккә каршы юнәлтелә.

Халыкның сәламәтлеген ныгыту, үлем дәрәҗәсен киметү, гомер озынлыгын арттыру максатында халыкның санитар-эпидемиологик хәлен яхшырту, йогышлы авыруларга каршы иммунопрофилактика үткәрү, сәламәтлек саклау системасы, туберкулёз таралуны кисәтү турында федераль законнар кабул ителә.

Татарстан Республикасында «Гражданнарны медицина иминиятләштерүе турында» (1993 ел), «Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында» (1999 ел), «Физик культура һәм спорт турында» (1999 ел) һәм башка республика законнары кабул ителә. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы (2004  ел) Татарстан Республикасы законында балалы гаиләләргә (җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә, хәрби чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрнең, ялгыз аналарның балаларына һәм башка пособиеләр) өстәмә ярдәм чаралары булдыру күздә тотыла. 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә субсидияләр (дарулар сатып алу, укучы балаларга юлда йөрү өчен, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә өстенлекләр) карала. «Ана даны – Материнская слава» медале булдырыла һәм ул, бер тапкыр бирелүче акчалата бүләк белән бергә, 5 һәм күбрәк бала тудырып һәм тәрбияләп үстерүче (үстергән) аналарга бирелә.

Татарстанда аерым гаиләләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә түләүдән өлешчә яки тулысысынча азат итү саклана. 2007 дән башлап, уку программасын гамәлгә ашыручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә түләүгә өлешчә компенсация бирелә. 16 яшькәчә баласы булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген бала тәрбияләү белән бергә алып бару өчен шартлар тудыру максатында, атнага 2 сәгатьтән ким булмаган буш вакыт яки айга 1 буш көн бирелә, һәм ул өлешчә яки тулысынча предприятие яки оешма хисабыннан түләнелә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары кабул ителгән (балаларга ай саен акчалата түләүләр, тәрбиягә бала алган ата-аналарга түләү). 2007 дә РФ Президенты Указы буенча расланган «2025 елга кадәр чорда Россия Федерациясенең демографик сәясәте концепциясе» илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән (үлем дәрәҗәсен киметү, туым дәрәҗәсен арттыру, халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, гаилә институтын ныгыту, миграцияне көйләү). Шул ук елда «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә икенче яки аннан соңгы бала туган (яки тәрбиягә алынган) очракта гаиләнең 250 мең сум (2009 дан – 312 мең сум) күләмендә ана (гаилә) капиталы алу хокукы бар. 1,5 яшькә кадәрге балаларга билгеләнгән пособие күләме арта, эшләмәүче аналарга пособиеләр булдырыла, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиеләрнең күләме арта (16,1 мең сумга кадәр), 2006 елда мед. учреждениеләренең матди кызыксынуын күтәрү максатында кертелгән бала тудыру сертификатының бәясе арта (10 мең сумга кадәр).

Әдәбият

Кваша А.Я. Демографическая политика в СССР. М., 1981;

Демография: современное состояние и перспективы развития. М., 1997;

Демографическая политика: цели, принципы, приоритеты. М., 2000;

Социальная энциклопедия. М., 2000.

Авторлар – А.М.Шихалёв, О.В.Слепова