Биографиясе

1849 елның 25 декабре (1850 елның 6 гыйнвары), Сембер губернасы, Буа өязе Кече Чынлы авылы – 1927 ел, Казан.

«Мәрҗани» мәдрәсәсендә белем ала. Ш.Мәрҗани шәкерте.

1880 елда туган авылында имам вазифасын башкарырга указ ала.

1889 елда Оренбург мөселман Диния нәзарәте тарафыннан Казанга дини китаплар буенча корректор итеп җибәрелә. Бер үк вакытта «Мәрҗани» мәдрәсәсендә укыта.

1890 елда мәхәллә халкы белән низагка керә һәм Казаннан китә.

Эчке Кыргыз Урдасының Нарын Пески авылы мәчетенә имам-хатиб итеп билгеләнә.

1899 елда Казанга Мәрҗани мәчете имамы итеп чакырыла. Ул эшләгән вакытта «Мәрҗани» мәдрәсәсе яңадан җәдитчелек үзәгенә әверелә.

Казанда «Бәянелхак» газетасында хезмәттәшлек итә. Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси тормышында катнаша.

Әдәбият

Салихов Р.Р. Имамы Сафиулла Абдуллин и Габдулла Апанаев – ученики и последователи Ш.Марджани // Марджани: наследие и современность. Казань, 1998.