Биографиясе

1891 елның 23 ноябре (5 декабре), Санкт-Петербург – 1956 елның 3 декабре, Мәскәү.

Театр бутафоры гаиләсендә туа.

1902–1914 елларда Казанда. Казан сәнгать мәктәбендә Н.И.Фешинда укый (1911–1914).

1915 елның икенче яртысында Мәскәүгә күчә, Строганов сәнгать-сәнәгать училищесендә укый (1915–1916). 1916–1917 елларда армиядә хезмәт итә.

Мәскәүдә нәкышьче-рәссамнар профсоюзын оештыруда катнаша (1917). 1918–1921 елларда РСФСР Халык мәгарифе комиссариатының сынлы сәнгать бүлегендә эшли, музей бюросын җитәкли, сәнгать коллегиясе әгъзасы була. 1919 елда «Живскульптарх» җәмгыяте әгъзасы (нәкышь-скульптура-архитектура синтезын эшләү комиссиясе). 1921–1924 елларда Сәнгать һәм мәдәният институтында, 1920–1930 елларда ВХУТЕМАСта (Югары дәүләт сәнгать-техника остаханәләре) укыта.

ЛЕФ һәм РЕФ иҗат төркемнәре эшендә катнаша (1923–1930), «ЛЕФ», «Новый ЛЕФ» журналлары рәссамы. Хатыны В.Ф.Степанова белән бергә эшли.

Родченко А.М. Цирк. 1915

Кәгазь, темпера, лак. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

А.М.Родченко Казан чорында модерн (инглиз рәссамы О.Бердсли йогынтысы), символлар шигърияте, япон сәнгате белән мавыга. Рәссам башлыча графика жанрында иҗат итә.

Материаллар һәм техника төрләре – акварель, каләм, темпера, лак, алтын, көмеш белән эшләп карый («Ресторанда», 1910; «Көндәшләр», 1912; «Кимоно кигән хатын», 1913; «Виньетка», 1913; «Шәрекъ стилендәге пейзаж», 1914 һәм башкалар); майлы буяу белән соңрак Чиләбе сәнгать мәктәбенә нигез салган сабакташы Н.А.Русаков портретын ясый (1912). Сабакташлары А.Китаева, Н.Подбельская, Т.Попова, В.Степанованың график портретларын иҗат итә (1913).

1913 елда беренче тапкыр Казан сәнгать мәктәбенең 3 нче даими күргәзмәсендә катнаша, А.М.Родченко темпераларының берсен атаклы Казан коллекционеры Н.Н.Андреев сатып ала.

1914 елда А.М.Родченко Казанда үзенең футуризм һәм предметсызлык белән мавыгуларына йогынты ясаган В.Маяковский, Д.Бурлюк, В.Каменский чыгышларын тыңлый.

1914–1915 елларда О.Уайльд пьесасы буенча «Герцогиня Падуанская» спектакленә костюм һәм декорация эскизлары ясый (заказчысы билгесез); «бүлмә-рестораны», «шәрекъ» бүлмәләре, футуристик күргәзмә рәвеше бирелгән аерым корылма (Родченко аның өчен махсус 20 картина яза) булган шәхси интерьер бизәлешенең проектын эшли; «Сызык-циркуль композицияләре» дип аталучы предметсыз сәнгатькә юл ачкан аклы-каралы графика һәм коллажларының беренче сериясен иҗат итә (алга таба, кинематография алымын кулланып, серияләп эшли). Анда геометрия законнары нигезендә барлыкка килгән конструкция белән эшләү (рейсфедер, циркуль, линейка кулланып күмер, лак, темпера, акварель, бронза, көмеш белән башкарыла) ак һәм кара төсләрнең үзара нисбәте яки бер-берсен кисеп буялган геометрия фигураларның, калейдоскоптагы кебек, кушылып китү яки таралу комбинациясенә нигезләнә (композиция Мәскәүдә «Магазин» күргәзмәсендә күрсәтелә).

1916–1921 елларда рус сәнгате авангарды хәрәкәтенә актив кушыла. Нәкышь һәм графика белән бер үк вакытта объектларны һәм мобильләрне фәзаи конструкцияләү белән шөгыльләнә, полиграфия, реклама өлкәсендә эшли, җиһазлар, интерьерлар, кече формалы архитектура объектлары, конструктивизм стилендәге плакатлар проектлары авторы.

Совет киносын булдыруда, Л.Кулешовның «Журналистика» (1927), Л.Оболенскийның «Альбидум» (1928), С.Комаровның «Миллионнарга ия курчак» (1928) һәм башка режиссерларның фильмнарын куюда рәссам-декоратор буларак катнаша.

1920 еллар башында фотография белән шөгыльләнә, дуслары һәм якыннарының (В.Маяковский, Л.Брик, Н.Асеев, А.Довженко, С.Третьяков һәм башкалар) портретларын ясый, дөньяга фототәҗрибәләр остасы булып таныла. «Вечерняя Москва» газетасында, «30 дней», «Даешь», «Пионер», «Огонёк», «Радиослушатель» журналларында фотохәбәрче булып эшли.

Родченко А.М. Чәчәк белән кыз. 1915–1916

Катыргы, темпера, лак. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Пермь нәкышь, скульптура һәм архитектура сөючеләр җәмгыяте оештырган 5 нче картиналар күргәзмәсендә (Пермь, 1914), Казан рәссамнарының күргәзмәләрендә, «Магазин» (Мәскәү, 1916), 10 нчы Дәүләт «Предметсыз иҗат һәм супрематизм» күргәзмәсендә (Мәскәү, 1919), «0,10» күргәзмәсендә (Мәскәү), 1 нче Дәүләт сәнгать һәм фән күргәзмәсендә (Казан, 1920), «5×5=25» (Мәскәү, 1921), «Совет фотографиясе – 10 елда» (Мәскәү, 1927) күргәзмәләрендә, Халыкара бизәлеш сәнгате һәм нәфис сәнәгать күргәзмәсендә (Париж, 1925; «Китап сәнгате», «Театр», «Урам сәнгате», «Җиһаз ансамбле» бүлекләре буенча көмеш медаль); АКШ, Франция, Испания, Бөекбритания, Чехословакиядәге фотосалоннарда катнаша.

Родченко А.М. Биюче. 1914

Кәгазь, тушь, лак. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Россиядә (Третьяков галереясында, Мәскәүдәге В.В.Маяковский музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда), Австралиядә (Канберрадагы Милли галереяда, Яңа Көньяк Уэльсның Сидней шәһәрендәге Сәнгать галереясында), Австриядә (Грац шәһәрендәге Яңа галереяда), Германиядә (Кельн шәһәрендәге Людвиг музеенда), Америка Кушма Штатларында (Блумингтон шәһәрендәге Индиана университеты музеенда, Кембридж шәһәрендәге Гарвард университеты музеенда, Кливленд, Лос-Анджелес шәһәрләренең сәнгать музейларында, Нью-Йорк, Сан-Франциско шәһәрләрендәге хәзерге заман сәнгате музейларында, Санта-Фе, Хьюстон шәһәрләрендәге сынлы сәнгать музейларында, Чикаго шәһәрендәге Сәнгать институтында), Швейцариядә (Винтер шәһәрендәге фотомузейда) саклана.

Чиләбе картиналар галереясында А.М.Родченконың 1915 елда Н.А.Русаков тарафыннан язылган портреты бар.

Родченко А.М. Карнавал. 1913

Кәгазь, акварель, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Хезмәтләре

Против суммированного портрета за моментальный снимок // Новый ЛЕФ. 1928. №4.

Крупная безграмотность или мелкая гадость? // Новый ЛЕФ. 1928. №6.

Пути современной фотографии // Новый ЛЕФ. 1928. №9.

Предостережение // Новый ЛЕФ. 1928. №11.

Әдәбият

Волков-Ланнит Л. Александр Родченко рисует, фотографирует, спорит. М., 1968.

Родченко А.М. Статьи. Воспоминания. Автобиографические записки. Письма. М., 1982.

Лаврентьев А. Ракурсы Родченко. М., 1992.

Степанова В. Человек не может жить без чуда: Письма. Поэтические опыты. Записки художницы. М., 1994.

Ахметова Д.«... И вещи станут душами» // Казань. 1995. № 5/6.

Ключевская Е.П. «Мы создавали новое понятие о красоте...» // Татарстан. 1995. № 11/12.

Опыты для будущего: Дневники. Статьи. Письма. Записки. М., 1996.

Галеев Б.М. Казань глазами Александра Родченко // Казань. 2000. № 1.

Александр Родченко. Фотография – искусство. М., 2006.

Как Александр Родченко прославил русский фотоавангард на весь мир / Итоги. 2006. № 45.

Автор – Д.И.Әхмәтова