Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта сугу һәм балта эше кәсепчелеге тарала. XX йөз башында мәктәпләре булган 3 мәчет, су һәм 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 тимерче алачыгы, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3866 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Бәрәскә авыл җирлеге составына керә.

1920 елларда авылда 4 мәчет (шуларның берсе 1888 елда төзелә) була. 1930 елларда 3 мәчет җимерелә, биналарының берсендә клуб урнаша.

1930 еллар башында авылда “Батрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Хәсәнов), 1934 елда Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1960 елда Ленин исемендәге колхоз (Түбән Бәрәскә авылы) составына керә, 1984 елда ике өлешкә бүленә, авылда “Татарстан” колхозы оештырыла. 1999 елда “Татарстан” колхозы яңадан Ленин исемендәге колхоз составына керә. 2004 елдан “Ленин исемендәге нәселле терлек үрчетү заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – тулы булмаган урта, 1945 елда – җидееллык, 1956 елда – сигезьеллык, 1991 елда – тулы булмаган урта, 2006 елда – урта, 2015 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Халкы күбесенчә “Ленин исемендәге нәселле терлек үрчетү заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2006 елдан авылда күп функцияле үзәк эшли, аның бинасында тулы булмаган урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. 1991 елдан торак йортта урнашкан мәчет эшли. 2006 елда яңа мәчет төзелә.

Авылның көнчыгыш ягында Казан ханлыгы һәм аннан соңрак чорга караган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Б.Мөстәкыймов (1808–1869) – 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, Казандагы Зәңгәр мәчетнең идарәче-химаячеләренең берсе;

И.М.Низамов (1936 елда туган) – тел белгече, язучы, журналист, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 264 ир заты;
1859 елда – 1618,
1897 елда – 2622,
1908 елда – 3294,
1920 елда – 1717,
1926 елда – 2800,
1938 елда – 2606,
1949 елда – 1723,
1958 елда – 1248,
1970 елда – 387,
1979 елда – 369,
1989 елда – 638,
2002 елда – 566,
2010 елда – 536,
2015 елда – 531 кеше (татарлар).