Эчтәлек

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Сәрдә исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, тимерчелек һәм он тарту кәсепчелеге тарала. 1867 елда чиркәү-мәхәллә катнаш керәшен-татар мәктәбе ачыла, 1872 елдан земство карамагында була.

XX йөз башында авылда мәчет, 5 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1925,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Югары Сәрдә авыл җирлеге үзәге.

Күмәкләштерү елларында авылда “Сталин” колхозы оештырыла, соңрак “Тукай” колхозы итеп үзгәртелә, 1983 елдан Казан оптико-механика заводының ярдәмче хуҗалыгы, 1994 елдан Югары Сәрдә авыл хуҗалыгы кооперативы. 2005 елдан “Уңыш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында, 2013 елдан “Шахтёр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1935 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 2011 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 1935 елда балалар бакчасы ачыла.

Халкы күбесенчә “Шахтёр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли (үсемлекчелек, хайван асрау), кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, китапханә, башлангыч мәктәп бар. 1995 елда мәчет төзелә.

Авылның көньягында Казан ханлыгы яисә соңрак чорларга караган кабер ташлары табыла.

Халык саны

1782 елда – 288 ир заты;
1859 елда – 965,
1897 елда – 1194,
1908 елда – 1307,
1920 елда – 1281,
1926 елда – 1368,
1938 елда – 1281,
1958 елда – 470,
1970 елда – 379,
1979 елда – 309,
1989 елда – 237,
2002 елда – 202,
2010 елда – 180,
2015 елда – 176 кеше (татарлар).