- РУС
- ТАТ
нефтьче-геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты (1976)
1932 елның 4 февралендә Горький шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлый (1962).
1968–1978 елларда Казан геология экспедициясендә, 1978 елдан НИИнефтепромхимда катламнарга тәэсир итүнең яңа ысулларын сынау һәм техник документлар эшләү лабораториясе мөдире.
ТРда битум ятмалары һәм нефть табуда экологик мониторинг һәм экологик куркынычсызлык принципларын билгеләүдә катнаша.
«Татарстан Республикасының нефть чыгару районнарында техногенез, мониторинг, халыкның сәламәтлеген һәм экологик хәлен яхшырту чараларын сәнәгатькә кертү» дигән хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә (1996).
Техногенез и экологический мониторинг юго-востока Республики Татарстан. Казань, 1995 (автордаш).
Геология турнейского яруса Татарстана. Казань, 1999 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.