Биографиясе

1923 елның 27 августы, Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре – 2007 елның 17 мае, Мәскәү.

Троицк ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1946), Мәскәү ветеринария академиясендә эшли.

1950–1967 елларда (бүленеп) Себер фәнни-тикшеренү ветеринария институтында (Омск шәһәре), 1953–1957 елларда Омск ветеринария институтында.

1967–1974 елларда Казан ветеринария институтының химиотерапия лабораториясендә химик препаратларны беренчел сынау бүлеге мөдире.

1974 елдан Бөтенроссия дарулар һәм азыкларның сыйфатын тикшерү һәм стандартлаштыру үзәгендә (Мәскәү).

Фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулары очракларында дәвалау-профилактика чаралары эшләү өлкәсенә карый.

СССР Министрлар советы бүләге лауреаты (1980).

Хезмәтләре      

Кумулятивные свойства хлорофоса и его аналогов // Уч. зап. Казан. ветеринария института. 1970. Т. 107 (автордаш).

Электрофоретическая картина сыворотки крови кур при действии хлорофоса // шунда ук.

Әдәбият      

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.

Автор – К.Х.Папуниди