Эчтәлек

«Мәхкәмә органнарын оештыру турында» 1864 ел 20 ноябрь Нигезләмәсенә таянып барлыкка килә, Казан мәхкәмә палатасы каршында 1870 елның 8 ноябрендә ачыла.

Казан мәхкәмә округына Казан, Вятка, Екатеринбург, Пермь, Самара, Сембер һәм Уфа губерналары керә. Аның территориясендә гражданлык һәм җинаять эшләре буенча 1 нче инстанция мәхкәмәләре дип исәпләнгән округ мәхкәмәләре урнашкан була.

Халык комиссарлары Советының «Суд турында»гы 1917 елның 22 ноябрендә кабул ителгән 1 нче Декреты белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1874. Т. 45, отд. 1. № 48517; отд. 2. № 48856, 48926;

Декреты советской власти. М., 1957. Т. 1.

Автор – Е.Б.Долгов