Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, олаучылык тарала.

1908 елдан вакытлыча сатып алынган бинада бер сыйныфлы земство училищесе эшли (1920 елда 23 ир бала һәм 13 кыз бала укый).

XIX гасыр ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1148,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Казиле волостенда. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Яковлево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “1 май” колхозы оештырыла. 1958 елда аның составына “Красный Прибой” (Бессониха авылы), “Красный Дол” (Мамыловка поселогы), “Красная поляна” (Черенга авылы) колхозлары керә.

1969 елда “1 май” колхозы җирләренең бер өлеше, “Память Кирова” (Яковлево авылы), “Красный луч” (Олы Елово авылы) колхозлары җирлегендә “Память Кирова” совхозы булдырыла. 2004 елда – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җирлегендә “Яковлево” ябык акционерлык җәмгыяте, 2007 елда “Светлая долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырыла.

Мәгариф

1970 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

П.П.Батолин (1878–1939) – эшкуар, икмәк белән сәүдә итүче, Рус-Азиа банкының Санкт-Петербург идарәсе директоры, “Эмба-Каспий” нефть сәнәгате җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 415,
1887 елда – 424,
1905 елда – 415,
1920 елда – 489,
1926 елда – 449,
1938 елда – 290,
1949 елда – 242,
1958 елда – 136,
1970 елда – 109,
1979 елда – 75,
1989 елда – 32,
2002 елда – 48,
2010 елда – 29,
2017 елда – 27 кеше (руслар – 74%, татарлар – 26%).