Биографиясе

1887 ел, Оренбург губернасы Каргалы авылы – 1963 ел, башка мәгълүматлар буенча 1967 ел, Ташкент шәһәре.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә укый, 1905 елда революцион хәрәкәттә катнашканы өчен аннан куыла. 1906–1910 елларда «Казан мөхбире», «Бәянелхак» (Казан), «Вакыт» (Оренбург) газеталары хезмәткәре.

1910–1919 елларда хәрби хезмәттә, Гражданнар сугышында катнаша.

1919 елдан партия эшендә (Минск, Севастополь, Феодосия, Чимкент һәм башка шәһәрләрдә).

1930 елларда Каракалпак автономияле өлкәсенең Түрткүл шәһәрендә педагогика техникумы директоры булып эшли, соңрак Нукус шәһәренә күчә, анда җирле газета чыгаруны оештыра һәм аны 1950 елга кадәр җитәкли.

Тәрҗемәләре

Татар теленә Л.Н.Андреев, В.М.Гаршин әсәрләрен, Гөлнар ханымның (О.С.Лебедева) «Мөслимәләр хөррияте» («Об эмансипации мусульманских женщин», Санкт-Петербург, 1900 ел) исемле хезмәтен, социал-демократик эчтәлекле брошюралар тәрҗемә итә.

Әдәбият

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): Биобиблиографик сүзлек. Казан, 2005.