Идел елгасы үзәненең уңъяк яры сөзәклегендә, Югары Ослан районы Печище авылыннан көнбатыштарак урнашкан.

1986 елда билгеләнә. Мәйданы 3 га.

Ерым битләрендә (якынча 50 м озынлыкта) Пермь системасы Биармий бүлегенең Уржум ярусы эталон киселеше ачыла, 2 (астан өскә таба) – сулица һәм ишеев свиталарыннан тора. Сулица свитасы Казан ярусының аксыл-соры доломитларның юылган өслегендә ята. 2 дән 5,85 м га кадәр калынлыктагы катламлы 7 пачкадан (балчыклы-комсу, мергельле, балчыклы, доломитлы, комсу-балчыклы һәм башкалар) тора. Ишеев свитасы 6 дан 7,5 м га кадәр калынлыктагы 6 пачкадан («яшел балчыклар», «черёмушка», «тасмасыман мергельләр», «воробьёвка»,«табаксыман комташ», «текә ерым») гыйбарәт.

Уржум ярусы утырмалары палеонтологик остракода, филопода, ике кабырчыклы моллюсклар калдыклары, ганоид балыклар тәңкәчекләре, амфибияләр һәм рептилияләр сөякләренә, харофит, строматолитларга бай.

Уржум ярусы киселеше Урта Идел буе территориясенең терәге булып тора. Биредә фәнни экскурсияләр, Казан югары уку йортларының табигыять факультетлары студентлары өчен уку практикалары уздырыла. Казан университеты доценты А.К.Гусев тарафыннан җентекләп өйрәнелә.