Биографиясе

1813 елның 3 декабре, Түбән Новгород шәһәре — 1869 елның 30 марты, Дерпт шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын (1833), Дерпт профессорлар институтын (1839) тәмамлый.

1839 елдан Казан университетында: экстраординар профессор (1843 кә кадәр), 1843–1855 елларда рус тарихы кафедрасында ординар профессор; бер үк вакытта 1847–1854 елларда – юридик, 1854–1855 елларда тарих-филология факультетлары деканы.

1855–1859 елларда Дерпт университетында ординар профессор, 1869 елда доцент.

1859–1866 елларда Оберпален утарында укытучы, 1866–1868 елларда Митава гимназиясендә (Курляндия губернасы) өлкән укытучы.

Гегельнең «рәсми халыкчанлык» фәлсәфәсе һәм теориясе нигезендә рус халкы тарихи үсешенең үзенчәлеге турындагы концепцияне эшли. Ф.В.Булгаринның «Северная пчела» газетасында хезмәттәшлек итә, анда Н.И.Лобачевский, И.М.Симонов, Ф.И.Эрдман һ.б.ның докладлары турындагы отчетларга нигезләнеп «Казан университеты профессорларының гыйльми җыелышлары» («Учёные собрания профессоров Казанского университета», 1842) исеме белән мәкаләләр бастыра.

Хезмәтләре Россия тарихына, чыганакларны өйрәнүгә, историографиягә карый.

Хезмәтләре             

О необходимости содействия философии успехам отечественного просвещения. К., 1843;

Краткий обзор русских временников, находящихся в библиотеках санкт-петербургских и московских. К., 1843;

Общее понятие о хронографах и описание некоторых списков их. К., 1843.

Әдәбият           

Котляревский А. Н.А.Иванов. Некролог // Журн. М-ва нар. просвещения. 1869. Ч. 142;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904): В 2 ч. К., 1904;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1. Автор — Е.Б.Долгов