Биографиясе

1873 елның 17 мае, 1873, Казан – 1905 елның 18 октябре, Мәскәү.

Казандагы ир балалар гимназиясенең 6 сыйныфын (1891) һәм Казан ветеринария институтын (1895) тәмамлый.

1889 елда А.М.Стопани белән бергә марксистик түгәрәк оештыра (кара: Стопаниның социал-демократлар төркеме).

1892 елда Казан эшчеләренең беренче маёвкасын, ветеринария институты студентларының яшерен китапханәсен, 1889–1895 елларда Казанда марксистик түгәрәкләр оештыручыларның берсе.

1893 елдан Н.Э.Бауман жандармерия идарәсе күзәтүенә алына.

Институтны тәмамлаганнан соң, Н.Э.Бауман Саратов губернасында ветеринария табибе булып эшли.

1896 елның октябреннән С.-Петербургта яши, «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш берлеге» төркеменә керә.

1897 елның мартында кулга алына, 1899 елның гыйнварында Вятка губернасының Орлов шәһәренә 4 елга сөргенгә җибәрелә. Аннан чит илгә качып китә. Женевада Россия социал-демократларының «Хезмәтне азат итү» оешмасы сафында.

1900 елның июленнән Н.Э.Бауман «Искра» газетасын нәшер итү һәм тарату эшендә катнаша. «Искра»ның бүлекчәсен оештыру нияте белән 1900 елның декабрендә Мәскәүгә җибәрелә.

1902 елның 12 февралендә Киевтә кулга алына, 18 августта Луганск шәһәре төрмәсеннән кача. Сентябрьдә полиция эзәрлекләвеннән качып чит илгә китә.

Социал-демократлар партиясенең Брюссельдә башланып, Лондонда дәвам иткән 2 нче съездын әзерләү эшендә катнаша (1903). Шул ук елда Россиягә кайта. РСДРПның Мәскәү комитеты һәм Үзәк комитетның Төньяк бюросы җитәкчесе була (1903–1904).

1904 елның 19 июнендә Мәскәүдә кулга алына, 1905 елның 8 октябрендә азат ителә. Большевиклар оештырган демонстрация вакытында, 18 октябрьдә карагруһчылар тарафыннан үтерелә.

Әдәбият

Новосёлов М.А. Николай Эрнестович Бауман. 1873–1905. М., 1955.

Долгий В.Г. Книга о счастливом человеке. М., 1972.

Н.Э.Бауман в Казани (1873–1973). Казань, 1973.

Власов П., Скворцов В. Имя, звучащее набатом. Казань, 1990.