Биографиясе

1903 елның 27 декабре, Пенза губернасы, Саранск өязе Суркино авылы — 1981 елның 8 апреле, Казан.

1931 елда Шәрекъ педагогия институтын (1934 елдан — Казан педагогия институты) тәмамлый.

1930–1981 елларда Казан педагогия институтында зоология һәм физиология кафедрасы мөдире (1940–1946), анатомия, кеше һәм хайваннар физиологиясе (1950–1974) кафедрасын оештыручы һәм мөдире, бер үк вакытта табигыять белеме факультеты деканы (1945–1961), проректор (1961–1965).

Курмаев җитәкчелегендә: гизүче һәм симпатик нерв үзәкләре тонусы, сулыш аритмиясе, физик йөкләнешләргә яраклашуда яшь үзенчәлекләре, күнеккәнлек брадикардиясе механизмнары; канда һәм йөрәк мускулларында катехоламин, ацетилхолин һәм холинэстераз күләме анализы өйрәнелә. Дөньяда беренчеләрдән булып, Курмаев гизүче һәм симпатик нервларның үзара бәйләнеше бер-берсен компенсацияләү характерында икәнлеген күрсәтә.

СССР Югары Советы депутаты (1958–1962).

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О взаимоотношении между хромаффинной тканью и симпатической иннервацией сердца теплокровных // Бюл. эксперим. биологии и медицины. 1949. Т. 27, № 3;

Механизмы нервной и гуморальной регуляции деятельности сердца. К., 1966.

Әдәбият

Казанская физиологическая школа на рубеже веков. К., 2001.