Олимпия уеннары чемпионнары очрашуы. Беренче рәттә (сулдан уңга): Н.Ф. Гыйләҗева, О.Н. Князева, В.Г. Никонова, В.В. Житлов (тренер)

Казан, 1976 ел

Фехтование физик күнегүләрнең гамәли төре буларак Казанда XIX йөздән билгеле, Казан университеты спорт түгәрәкләрендә (1907 елдан), «Бөркет» (1908 лдан), «Көч һәм сәламәтлек» (1911 елдан) җәмгыятьләрендә җәелдерелә.

Спорт төре буларак Татарстанда 1940 еллардан үстерелә, башлап җибәрүчесе — Д.А.Вашш. 1960 елдан һәр ел саен Татарстан Кубогына беренчелекләр һәм турнирлар уздырыла.

1940–1960 елларда иң яхшы спортчылар һәм теренерлар: В.Базаревич, М.Х.Сәлимҗанов, Р.Хәбибуллов, Э.Харахашьян, Е.Харьков, А.Л. һәм М.Л.Шалман. 1970 еллардан республика фехтовальщиклары СССР (Россия), Европа, дөнья чемпионатларында, бөтендөнья универсиадаларында, Олимпия уеннарында катнашалар һәм медальләр алалар. 1972 елдан И.Б.Брен истәлегенә ир балалар һәм кыз балалар арасында фехтование буенча Бөтендөнья Яңа ел турниры, 1997 елдан Н.Ф.Гыйләҗева призына көчле рапирачылар (яшүсмерләр) халыкара турниры уздырыла.

2012 елга Татарстанда фехтование Казанда Республика махсуслаштырылган Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (1966 елда ачыла), Казан Олимпия резервы училищесендә (2005), «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә; Чаллыда Казан Республика махсуслаштырылган Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (2005) җәелдерелә. Фехтование белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны якынча 1 мең кеше.

Иң яхшы спортчылар: СССРның атказанган спорт осталары — Н.Ф.Гыйләҗева, В.Г.Никонова, О.Н.Князева; халыкара класслы спорт осталары (РСФСР, РФ) — А.М.Габделмәнов, Н.В.Балмасова, Э.Ә.Баянов, А.С.Великанов, О.Б.Вощакина, К.Ю.Гафурҗанова, М.В.Мартьянова, И.В.Мокрецов, А.Е.Падеров, И.И.Радугин, И.Р.Шәймәрданов, Е.А.Шурупина, Е.А.Шашарина.

Атаклы тренерлар: РСФСР, СССРның (Россия) атказанган тренерлары — Л.Н.Белоусов, Д.А.Вашш, В.В.Житлов, А.С.Кисмонин, И.А.Радаева, И.И.Радугин, Ф.М.Хәсәнов, И.Р.Шәймәрданов.