Биографиясе

1912 елның 1 октябре, Петербург губернасы Царское Село шәһәре – 1992 елның 15 июне, 1992, С.-Петербург.

Дворяннар нәселеннән. Анны Ахматова белән Николай Гумилевның улы.

Л.Н.Гумилев Ленинград университетын тәмамлый (1946).

1931 елдан Себер, Памир, Кырымда геологик, археологик һәм этнографик экспедицияләрдә катнаша.

Л.Н.Гумилев берничә тапкыр репрессиягә дучар ителә (1935, 1938–1943, 1949–1956). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1956–1967 елларда Дәүләт Эрмитажы китапханәчесе, 1967–1986 елларда Ленинград университеты каршындагы География фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре.

Фәнни иҗаты

Л.Н.Гумилев кешелек дөньясының һәм аерым этносларның биосоциаль асылын билгеләүче фәнни тәгълиматны нигезли.

Аның тикшеренүләрендәге төп тема – Евразия тарихы.

«Хунну. Срединная Азия в древние времена», «Открытие Хазарии», «Древние тюрки», «Поиски вымышленного царства: Легенды о «Государстве пресвитера Иоанна», «Тысячелетие вокруг Каспия» дип аталган хезмәтләрендә, күчмә халыкларның көнкүреше, мәдәнияте, дине һәм теле турындагы бай материалга нигезләнеп, күчмә һәм утрак кабиләләр арасында кискен каршылыклар булуы теориясен кире кага, алар арасында һәр этносның теге яки бу тормыш рәвешенә хокукын тануга нигезләнгән динамик мөнәсәбәтләр хөкем сөрүен исбатлый.

Л.Н.Гумилев тикшеренүләре нәтиҗәсендә Евразия континентының сәяси яктан өч тапкыр – төркиләр, монголлар һәм Россия тарафыннан берләштерелүе дәлилләнә.

«Древняя Русь и Великая степь», «От Руси к России: очерки этнической истории» дип исемләнгән монографияләрендә Россия дәүләтчелегенең формалашу тарихы, шул исәптән Мәскәү, соңрак Русь дәүләтенең Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, татар ханлыклары белән мөнәсәбәтләре яктыртыла.

«Этногенез и биосфера Земли», «География этноса в исторический период», хезмәтләре төрле этносларның борынгы заманнардан хәзерге чорга кадәрге вакыт аралыгында барлыкка килүе һәм үсеше проблемаларына багышлана.

Л.Н.Гумилев – шулай ук тарихи география һәм этнография буенча хезмәтләр авторы.

Истәлеге

Л.Н.Гумилевка Казанда бюст куелган.

Хезмәтләре

Географические работы Н.Я.Бичурина в Центральном государственном архиве Татарской АССР. Чебокcары, 1960 (соавторство).

Хунну. Срединная Азия в древние времена. М., 1960.

Открытие Хазарии. М., 1966.

Древние тюрки. М., 1967.

Поиски вымышленного царства: легенды о «Государстве пресвитера Иоанна. М., 1970.

Хунны в Китае: Три века войны Китая со степными народами. М., 1974.

Старобурятская живопись. М., 1975.

Этногенез и биосфера Земли. М. – Л., 1987.

Древняя Русь и Великая степь. М., 1989.

География этноса в исторический период. Л., 1990.

Тысячелетие вокруг Каспия. Баку, 1991.

От Руси до России: очерки этнической истории. М., 1992.

Ритмы Евразии: Эпохи и цивилизации. М., 1993.

Этносфера: История людей и история природы. М., 1993.

Әдәбият

Лев Николаевич Гумилев: библиографический указатель. Казань, 1990.

Лавров С.Б. Завещание Л.Н.Гумилева // Евразия: Народы. Культура. Религия. 1993. № 2.

Черемисская М.И. Лев Николаевич Гумилев и его научное наследие: памяти историка и этнографа // Восток: Афро-азиатские общества: история и современность. 1993. № 3.

Автор – Е.Б.Долгов