Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Әлмәт-Муллино исеме белән дә искә алына, элек җирле халык Иске Әлмәт атамасын куллана.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр, асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, мәчет (1940 елда ябыла, бинасы мәдәният йортына тапшырыла), мәдрәсә, 2 су тегермәне, XX йөз башында 2 мәчет эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Әлмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы 1920 елгы «Сәнәкчеләр» фетнәсендә актив катнаша.

1930 елда «Якты көн» колхозы оештырыла. 1962 елдан авылда – «Татарстан» колхозы (үзәк утары – Сарман авылы), 1995 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 1999–2002 елларда – «Якты көн» күмәк предприятиесе, 2003 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Сарман» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең шул ук исемдәге бүлекчәсе, хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2007 елга кадәр «Сармановский» катнаш азык заводы эшләп килә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 еллар ахырында – җидееллык, 1961 елда – башлангыч, 1970 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 1992 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2015 елда балалар бакчасы җирлегендә урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме оештырыла.

Авылда мәдәният йорты (1981 елда яңа бина төзелә), китапханә (1981 елдан – мәдәният йортында), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2019 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2016 елдан), «Морад Рәмзи» мәчете (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Гәрәб» фольклор (2013 елдан), «Сәйлән» театр (2008 елдан), балаларның «Шатлык» театр (2008 елдан), «Лейсан» хореография (2018 елдан) коллективлары эшли.

1997 елда «Олы Яр» чишмәсе төзекләндерелә (2009 елда яңартыла).

Күренекле кешеләре

Морад Рәмзи (1854/1855–1934) – тарихчы, дин эшлеклесе, 2 томлык «Тәлфыйк әл-әхбар вә тәлкыйх әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» («Казанда вә Болгарда булган вакыйгалар һәм татар мәликләре турында хәбәрләр») тарихи хезмәте авторы;

Җ.М.Салихов (1959 елда туган) – юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Почет ордены кавалеры;

И.М.Салихов (1953 елда туган) – инженер-геолог, техник фәннәр кандидаты, РФнең атказанган геологы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.М.Салихов (1950 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры (1998–2001), Дуслык ордены кавалеры.

Халык саны

1816 елда – 159 ир-ат;
1897 елда – 1239,
1920 елда – 1730,
1926 елда – 1173,
1938 елда – 1002,
1958 елда – 650,
1970 елда – 806,
1979 елда – 666,
1989 елда – 450,
2002 елда – 497,
2010 елда – 458,
2021 елда – 471 кеше (татарлар – 94,8%, руслар – 3,6%).