Эчтәлек

Авылга 1646 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Сәрдәбаш исеме белән билгеле. 1920 еллардан хәзерге исемен йөртә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта сугу, бүрек тегү кәсепчелеге, олаучылык тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 770,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Амур” колхозы оештырыла, 1951 елда – берләштерелгән Киров исемендәге колхоз, 1995 елда “Ракета” колхозы составына керә. 1996 елдан “Ракета” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Ашыт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1977 елда ябыла, 1982 елда яңадан ачыла (2004 елда яңа бина төзелә).

Авылда “Хәниф” мәчете (2006 елдан) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Башлангыч мәктәп

Татарстанның Арча районы Печмәнтау авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1859 елда – 480,
1897 елда – 516,
1908 елда – 594,
1920 елда – 504,
1926 елда – 545,
1938 елда – 429,
1949 елда – 303,
1958 елда – 254,
1970 елда – 265,
1979 елда – 226,
1989 елда – 171,
2002 елда – 165,
2010 елда –161,
2015 елда – 148 кеше (татарлар).