Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1820–1830 елларда авылда калий карбонаты әзерләүче поташ заводы була. XX йөз башында земство училищесе, җил тегермәне, тимерче алачыгы, казна шәраб кибете, 2 мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1074 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Краснококшай (1919 елга кадәр – Царёвококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Дөбьяз, 1935 елның 10 февраленнән – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Көек авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Волна” колхозы оештырыла, 1954 елда “Победа” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елда “Тельман” колхозы (Түбән Көек авылы) составына керә. 1977 елга кадәр клуб һәм башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

В.А.Ачалов (1945–2011) – генерал-полковник, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, СССР оборона министры урынбасары (1990–1991 елларда).

Халык саны

1782 елда – 111 ир заты;
1859 елда – 703,
1897 елда – 706,
1908 елда – 786,
1920 елда – 647,
1926 елда – 625,
1938 елда – 570,
1949 елда – 378,
1958 елда – 261,
1970 елда – 67,
1979 елда – 28,
1989 елда – 4,
2002 елда – 3 кеше (руслар),
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.