Евразиядә, Төньяк Америкада таралган. Тәрәч балыклар семьялыгыннан Европада бердәнбер төче су вәкиле.

ТР территориясендә салкын чишмә сулы күп кенә елгаларда очрый. Суга баткан агач ботаклары, ташлар астында ялгыз яши.

Озынлыгы 60 см га кадәр. 1,5 кг чамасы авырлыкта. Озынча гәүдәле, тиредә тирән утыручы циклоидсыман вак тәңкәләр белән капланган, алар исә күп итеп лайла бүлеп чыгара. Башы киң, җәлпәк, өске казналыгына караганда аскысы кыскарак. Аркасы кара тимгелле зәйтүнсыман яшел, корсагы саргылт яисә соры төстә. Налим башка балыклардан икенче озын арка һәм койрык асты йөзгечләре белән аерыла, аскы казналыгында 1 һәм борын тишекләре янында 2 кечкенә мыекчыгы бар. Яшәвенең өченче елында җенси яктан җитлегә. Җирле ихтиофауна вәкилләреннән аермалы буларак, уылдыкны кышын чәчә. Абсолют үрчемлелеге — 300 меңнән 1 млн га кадәр уылдык бөртеге. Эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Җәен аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше алып бара, эссе көннәрдә йокыга тала. Ике яшькә кадәрге вак налим — су төбендәге төрле умырткасызлар, өч-дүрт яшьтәгеләр күбесенчә вак балыклар (кыртыш, ташбаш, алабуга) белән туклана.

Балыкчылык объекты.