Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә Югары Шашы (Вершины Шеши) авылыннан күченүчеләр нигез сала.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1895 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәдрәсә була. 1897 елда Мәҗитовлар гаиләсе акчасына мәчет төзелә (1917 елдан соң аның бинасын амбар итеп файдаланалар).

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 790 дисәтинә тәшкил итә.

1920 гә кадәр Казан губернасының Царёвококшай (1919 елдан – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Яңа Шашы авыл җирлеге составына керә.

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1989 елда – урта, 1992 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. 1989 елга кадәр мәктәп каршында башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат эшли.

Халкы күбесенчә “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2010 елда фельдшер-акушерлык пунктының иске бинасында мәчет ачыла.

Халык саны

1859 елда – 545,
1897 елда – 768,
1908 елда – 708,
1920 елда – 377,
1926 елда – 721,
1938 елда – 685,
1949 елда – 406,
1958 елда – 362,
1970 елда – 227,
1979 елда – 164,
1989 елда – 140,
2002 елда – 121,
2010 елда – 117,
2015 елда – 122 кеше (татарлар).