ТРда иң зур чыганак.

Шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 6–8 км төньяк-көнбатыштарак Иделнең уң ярында урнашкан.

Геологик эзләнүләр эше 1929–80 елларда (бүленеп) үткәрелә. Файдалы ятмалар өске Казан асъярусы (Пермь) өлешендә, составы һәм биеклеге җитәрлек булган һәм доломит пачкалары б-н бүлгәләнгән 2 горизонталь гипс катламыннан тора (биеклеге 14–15 м). Өске катламның биеклеге 3–7,05 м, аскысының — 9,8–14,2 м. Катламнар аксыл-соры һәм соры вак кристаллик гипстан тора, сирәк кенә буй-буй булып соры доломит, аскы катламда зәңгәрсу ангидрит сузыла. Файдалы ятма астан соры доломит, өстән мергельләр, доломитлар, балчык (гомуми калынлыгы 24–100 м) б-н капланган. А+В+С категориясендәге гипс запаслары 58 млн. т дан артык (1997 елның 1 гыйнварына).

Сәнәгый запаслары буенча Кама Тамагы гипс чыганагы ТРдагы 84 гипс ятмасы арасында 11 нче урында, 21 эшкәртелү урыннары арасында 5 нче урында тора. 100 елга якын эшкәртелә, 1980 еллар ахыры — 1990 еллар башында еллык максималь чыгару 500–700 мең т га җитә, 1990 еллар ахырында 7–10 тапкыр кими. Ятмалар 130 м га якын тирәнлектә штольнялар ясап эшкәртелә. Кама Тамагы гипс руднигында 50 елдан артыкка җитәрлек гипс запаслары бар.

Гипс барлык төрдәге төзү әйберләрен ясауда, медицина максатларында, портландцементка өстәмә буларак кулланыла.

Гипс ташы су юлы белән Идел буе һәм Урал цемент заводларына һәм төзү материаллары комбинатларына озатыла. 1980–90 елларда Финляндия һәм Швециягә чыгарыла.