Европа һәм Азиянең барлык сулыкларында диярлек очрый.

ТР территориясендә киң таралган. Кара балык аз хәрәкәтләнә. Су төбендә йөзә, үсемлекләргә бай ләмле күл һәм елгаларны өстен күрә, суда кислородның аз булуына түзә.

Гәүдәсенең озынлыгы 60 см га кадәр, авырлыгы, гадәттә, 1 кг нан артык түгел. Сырты кара-яшел, ян-яклары алтынсу зәйтүнсыман төстә. Гәүдәсе калын, лайлалы, шактый киң. Тәңкәсе вак һәм тыгыз. Йөзгечләре түгәрәкләнгән. Авыз кырыйларында берәр кыска мыекча бар. Кара балык өчен җенси диморфизм хас. 2-3 яшендә җенси җитлегә. Уылдыкны өлешләп, май ахыры – июнь башында чәчә. Үрчемлелеге – 300-400 мең уылдык бөртеге. Бөҗәк личинкалары, вак моллюсклар, кысласыманнар белән туклана.

Кәсәбәчелек әһәмияте зур түгел.

Буаларда үрчетүле балыкчылык объекты.