Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда  мәчет (1834 елда төзелә), 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Өҗем авылы җирләрен дә кертеп) 1855 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Кышлау авыл җирлеге составына керә.

Халкы күбесенчә “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 1177 (Иске Өҗем авылын да кертеп),
1897 елда – 519,
1920 елда – 479,
1926 елда – 443,
1938 елда – 301,
1949 елда – 227,
1958 елда – 184,
1970 елда – 137,
1979 елда – 108,
1989 елда – 81,
2002 елда – 64,
2010 елда – 62,
2015 елда – 51 кеше (татарлар).