Эчтәлек

Биографиясе

1950 елның 12 декабрендә Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә туа.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1972).

1972–1975 елларда ТАССР Финанс министрлыгында өлкән ревизор, 1975–1977 елларда өлкән икътисадчы.

1977–1989 елларда халык депутатларының Казан шәһәре Киров районы советы башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире.

1989–1990 елларда ТР финанс министры урынбасары, 1990–1996 елларда — министры.

1996–1999 елларда Казанның Идел буе районы хисап-касса үзәге башлыгы.

1999–2006 елларда Татарстан агросәнәгать банкының идарә рәисе.

2006 елдан Татфондбанк идарәсе рәисе.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов