100 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясындагы урманнарда һәм субтропик зонаның таулы өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төр — гади нарат (P. sylvestris) бар.

Биеклеге 35 м га, кәүсәсенең диаметры 1 м га кадәр җитә. Тирәнгә китүче үзәк тамырлы һәм киң булып ян-якка таралган тамыр системасы яхшы үсеш алган. Ябалдашы җыйнак, яшь агачлар конуссыман, боҗрадагы ботаклары горизонталь рәвештә як-якка китә, үсә-үсә түгәрәк форма ала. Яшел яки күгелҗем ылыслар (яфраклар) бәйләме бәбәкләрдә утыра. Ылыслары тар, чәнечкеле (энәсыман), агачта 2–9 ел сакланалар.

Сары яки кызгылт ата күркәчекләр агымдагы ел бәбәгенең төбендә урнашалар һәм күпсанлы тәңкәсыман серкәчләрдән торалар. Ана күркәчекләр, гадәттә, агач башында һәм үсүче бәбәкләр очында ялгыз яки төркем булып үсәләр. Орлыклары чикләвексыман канатчалы; икенче елны өлгерәләр. Нарат орлыктан үрчи.

Урман барлыкка китерүче төп токымнарның берсе. Идел, Кама, Вятка елга террасаларының комлы һәм балчыксыл комлы туфракларында нарат урманнарының аеруча зур массивлары сакланган. Наратлыкларның гомуми мәйданы 180 мең га дан артык. Кама аръягында һәм Идел алдында күпләп үстерелә.

Нык һәм җиңел сумалалы үзагачы торак һәм гидротехника төзелешендә, авиация һәм суднолар төзелешендә, агач җиһазлары җитештерүдә кулланыла.

Сагызыннан (чәереннән) канифоль һәм скипидар алалар.

Нарат урманнары мөһим санитар-гигиеник функция үти. Нарат һаваны авыру барлыкка китерүче микроорганизмнардан саклаучы фитонцидлар бүлеп чыгара.

Нарат бөресе какырык чыгару, бәвел кудыру һәм дезинфекция чарасы буларак кулланыла.

Нарат комнарны ныгытуда файдаланыла.

Төп корткычлары — май коңгызлары, зур нарат филчеге, нарат ябалакчыгы һәм башкалар.

Сирәк кенә Себер нараты яки Себер эрбете (P. sibirica) үстерелә.

Гади нарат