А.Н.Туполев – РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1933), өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1945, 1957, 1972), инженерлык-авиация хезмәте генерал-полковнигы (1968).

Биографиясе

1888 елның 29 октябре, Тверь губерниясе Пустомазово авылы – 1972 елның 23 декабре, Мәскәү.

1918 елда Мәскәү югары техник училищесен тәмамлый. 1909 елдан профессор Н.Е.Жуковский җитәкчелегендә һавада йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый (планерлар һәм самолет элементларын төзүдә катнаша, 1910 елда беренче тапкыр планерда очыш ясый).

1916–1918 елларда исәпләү-сынау бюросында эшли, биредә илдә беренче аэродинамик труба уйлап табыла һәм эшләнә.

А.Н.Туполев – Үзәк аэрогидродинамика институтына (ЦАГИ) нигез салучыларның (1918) һәм җитәкчеләренең берсе. 1918–1936 елларда тоташ металлдан тәҗрибә самолетлары төзелеше башлыгы урынбасары, җиңел һәм нык металл – кольчугалюминий (дюралюминий) җитештерүне оештыручы.

1922 елда төрле класслы: катнаш конструкцияле АНТ-1 (1922), тоташ металл АНТ-2 (1924), хәрби АНТ-3 (1925 елда Кызыл Армиянең Хәрби-һава көчләрендә кораллануга кабул ителә) тоташ металл самолетлар проектлау һәм җитештерү буенча тәҗрибә конструкторлык бюросын (ЦАГИ составында) оештыра һәм аны җитәкли.

1937 елда А.Н.Туполев репрессияләнә (1955 елда аклана). Тоткынлыкта 29 нчы махсус Үзәк конструкторлык бюросында (СССР НКВДсының Махсус техник бюросы) «103» проектын (фронт бомбардировщигы Ту-2) эшләүче конструкторлар төркемен җитәкли.

1941–1943 елларда Махсус конструкторлык бюросы Омск шәһәренә эвакуацияләнә, А.Н.Туполев биредә Ту-2 не серияләп җитештерү һәм авиаполкларны комплектлау белән җитәкчелек итә.

Бөек Ватан сугышы операцияләрендә шулай ук Г-4 и Г-5 торпеда катерлары һәм В.М.Петляков белән бергә эшләгән ТБ-1, ТБ-3, СБ, ТБ-7 (АНТ-42) самолетлары да катнаша.

А.Н.Туполев самолетлар һәм ракеталар төзелешенә караган Махсус конструкторлык бюроларын һәм фәнни-тикшеренү институтларын җитәкләгән бик күп талантлы конструкторларны (В.М.Петляков, П.О.Сухой, В.М.Мясищев, А.А.Архангельский, М.Л.Миль, А.П.Голубков, И.Ф.Незваль һ.б.) үстерә.

1935–1937 елларда СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы. 1950–1972 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Казанышлары

А.Н.Туполев дөньяда беренче булып ирекле йөртүче моноплан канатлы тоташ металл самолет схемасын фәнни нигезли: двигательне канатның алгы кырыена һәм ягулык бакларын аның сыемына урнаштыру нәтиҗәсендә канатның эше кими һәм авырлык күтәрү сәләте арта. Әлеге схема буенча 1925 елда АНТ-4, 1930 елда АНТ-6, 1935 елда АНТ-40 бомбардировщиклары төзелә (Казан, Воронеж, Новосибирск, Комсомольск Амурда һ.б. шәһәр заводларында серияләп җитештерелүгә кертелә).

А.Н.Туполев илнең самолет төзү практикасына авиация заводларында төп конструкторлык бюроларының филиалларын һәм аларның үз очыш базаларын оештыруны кертә, шуның белән завод сынауларының вакыты кыскара һәм машиналар җитештерү күпкә тизләтелә.

А.Н.Туполев – илнең беренче күп моторлы пассажир самолетларын: 3 моторлы АНТ-9 (1929), 5 моторлы АНТ-14 (1931), шул вакыт өчен иң зур пассажир самолеты АНТ-20 «Максим Горький»ны (1934, аның аналогы АНТ-20 бис Казан заводында эшләнә) төзүче конструктор.

АНТ (1922–1941) һәм ТУ (1941 елдан башлап) самолетларында 78 дөнья рекорды куела, 28 уникаль очыш башкарыла, шул исәптән: 1934 елда «Челюскин» пароходында поляр экспедициядә катнашкан кешеләр коткарыла (АНТ-4); 1937 елда Мәскәүдән АКШка Төньяк котып аша В.П.Чкалов һәм М.М.Громов экипажлары тукталышсыз очып үтә (АНТ-25); 1937 елда И.Д.Папанин җитәкчелегендәге «Северный полюс» фәнни экспедициясе тиешле урынына төшерелә (АНТ-6); 1938 елда В.С.Гризодубова җитәкләгән хатын-кызлар экипажы рекордлы ераклыкны очып үтә (АНТ-37 бис «Родина»).

А.Н.Туполев – илнең беренче тоташ металлдан эшләнгән гидросамолетлары АНТ-8, АНТ-22, АНТ-27 бис, самолет-амфибия АНТ-44; сугыштан соңгы елларда – пешкәкле двигательле самолетлар: сугышчан Ту-85, пассажир очкычы Ту-70, бомбардировщик Ту-4 (атом коралын стратегик йөртүче) авторы.

Илебез конструкторлары арасында беренчеләрдән булып самолетлар төзелешенә турбореактив двигательләр һәм уксыман канатлар (еракка оча торган бомбардировщик Ту-16, илдә беренче реактив пассажир самолеты Ту-104) кертә. А.Н.Туполев җитәкчелегендә беренче турбовинтлы континентара Ту-114 самолеты, якын һәм урта магистраль Ту-110, Ту-124, Ту-134, Ту-154 самолетлары, дөньяда беренче булып тавыш тизлегеннән зуррак тизлекле Ту-144 (А.А.Туполев  белән бергә) пассажир самолеты, махсус кулланылыштагы күп кенә яңа тип самолетлар (ерак араларда радиолокацион эзләү, су асты көймәләреннән саклану, пилотсыз разведчиклар) төзелә.

С.П.Горбунов исем. Казан авиация җитештерү берләшмәсендә А.Н.Туполев тарафыннан эшләнгән күп төрле самолетлар серияләп җитештерүгә куела; 1943–1944 елларда ул Казан авиация институты аэродинамика лабораториясендә Пе-2 модельләрен сынауда катнаша.

Бүләкләре

А.Н.Туполев – Ленин бүләге (1957), СССР Дәүләт бүләкләре (1943, 1948, 1949, 1952, 1972), профессор Н.Е.Жуковский исем. бүләк (1958) лауреаты.

Сигез Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, илебезнең һәм чит илләрнең башка орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәт Герое (1926). Бөекбритания Корольлек авиация җәмгыятенең, шулай ук Америка аэронавтика һәм астронавтика институтының шәрәфле әгъзасы.

Истәлеге

Тверь өлкәсенең Кимры шәһәрендә А.Н.Туполевка бронза бюст куелган.

Мәскәүдә яр буе урамы, Киев, Ульянов, Кимры, Жуковский шәһәрләрендә урамнар А.Н.Туполев исемен йөртә. Мәскәү һәм Омскта А.Н.Туполев эшләгән предприятие биналарына мемориаль такталар куелган.

Мәскәүдәге Авиация фәнни-техник комплексы, Казан авиация институты (хәзер Казан техник университеты), Карск диңгезенең Обь култыгындагы утрау А.Н.Туполев исемен йөртә.

Казанда авиаконструкторның 120 еллыгына һәйкәл куела.

Әдәбият

Кербер Л.Л. Ту – человек и самолет. М., 1973.

Андрей Николаевич Туполев: жизнь и деятельность. М., 1990.

Матяж А.И., Мельников А.М. Его именем назван университет: А.Н.Туполев – жизнь и деятельность. Казань, 2008.