Биографиясе

1891 елның 15 июне, Ростов өлкәсенең Самбек авылы, хәзер Новошахтинск шәһәре – 1942 елның 12 гыйнвары, Горький өлкәсенең Мамешево авылы. Казанда җирләнә.

Таганрог техник училищесен (1910), Мәскәү югары техник училищесен (1922) тәмамлый.

1910–1917 елларда Таганрог, Брянск, Мәскәү предприятиеләрендә эшли.

1922–1937 елларда В.П.Петляков Үзәк аэрогидродинамика институтында (Мәскәү): канат төркеме җитәкчесе (1925 елдан), баш конструктор урынбасары (1935 елдан), тәҗрибә заводының баш конструкторы (1936 елдан).

1937 елда репрессияләнә, НКВДның Үзәк 29 нчы конструкторлык бюросында эшли (1937–1940).

1941 елдан 22 нче Мәскәү авиация заводының Тәҗрибә конструкторлык бюросы башлыгы (1941 елның көзендә завод Казанга эвакуацияләнә).

Авиация һәлакәтендә һәлак була.

Казанышлары

В.П.Петляков ныклыкны исәпләү алымнарын эшли (В.Н.Беляев белән бергә) һәм күп ланжеронлы металл канатлар конструкцияләү теориясен үстерә (1925–1935).

Аның җитәкчелегендә илнең беренче авыр бомбардировщиклары ТБ-1, ТБ-3 камилләштерелә һәм серияләп җитештерүгә кертелә (1930–1935), биектә оча торган бомбардировщик ТБ-7 (Пе-8) (1935–1937), югары тизлекле, пике ясарга сәләтле бомбардировщик Пе-2 (1939–1940, СССР Дәүләт бүләге, 1941) төзелә, аларга модернизация үткәрелә, күп кенә яңа модификацияләре булдырыла, серияләп җитештерү технологияләре үзләштерелә (1941).

В.П.Петляков тарафыннан конструкцияләнгән самолетлар Бөек Ватан сугышында мөһим роль уйный: Пе-2 СССР Хәрби Һава көчләренең төп бомбардировщигы була; Пе-8дә әһәмиятле стратегик бомбага тотулар, шул исәптән 1941 елның августында Берлинга авиаһөҗүмнәр ясала.

Барлыгы 11427 Пе-2 (шул исәптән Казанда 10 меңнән артык) һәм 93 Пе-8 эшләп чыгарыла.

Бүләкләре

В.П.Петляков – ике Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Пономарёв А.Н. Советские авиационные конструкторы. М., 1977.

Султанбеков Б.Ф., Малышева С.Ю. Трагические судьбы. Казань, 1996.

Завод стратегического назначения. Казань, 2002.