30 га якын төре билгеле, Евразиядә очрыйлар.

Татарстан территориясендә гади сирень (S. vulgaris) үстерелә.

3–7 м биеклектәге куак. Тамыр системасы җир өслегенә якын, чук. Сабагы һәм ботаклары соры шома кабыклы. Яфраклары каршыдаш, куе яшел, ялтыравыклы, очлары сузынкы. Чәчәкләре 4 таҗ яфраклы, көпшәсыман таҗлы, аксыл шәмәхә яки ак, хуш исле, куе пирамидасыман себеркәчкә җыйналган. Җимеше — ачык көрән орлыклы итчел тартмачык. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре июльдә өлгерә. Вегетатив юл белән (тамыр үрентеләреннән һәм үсентеләрдән) үрчи.

Чәчәк һәм яфракларында алкалоид, аминокислоталар, эфир мае, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында ялкынсынуга каршы, тир чыгару, авыртуны басу һәм яра төзәтү чарасы буларак кулланыла.

Бакча һәм торак пунктларда декоратив үсемлек буларак, шулай ук венгр сирене (S. josikaea) үстерелә.