Эчтәлек

VIII йөздә барлыкка килә, исламның төп догматик мәктәпләре оешып җиткән IX–X йөзләрдә аеруча үсеш ала. Бу чорда Әбү Хәнифә ән-Ногман бине Сабитка нисбәтле «Әл-Фикъһ әл-әкбар» («Бөек гыйлем») һәм «Китап әл-васыйә» («Васыять китабы»), «Гакыйдә әт-Тәһави» («Тәһави гакыйдасе»), шулай ук күренекле мөтәзилиләрнең (кара: Мөтәзилиләр) гакыйдә өлкәсендәге мәшһүр әсәрләре дөнья күрә.

X йөздән гакыйдә эволюциясе мөселман догматикасы һәм хокук гыйлеме үсешенә бәйле һәм бу хәл төп догматик күзаллаулар, хокук, йола, этиканың норма һәм кагыйдәләре тәфсирләнгән һәм нигезләнгән күләмле җыентыклар барлыкка килүгә сәбәп була. Шундый хезмәтләрнең аеруча билгелеләре әл-Ашари (X йөз), әл-Газали (XI йөз), әш-Шәһристани (XII йөз), ән-Нәсәфи (XIV йөз), Ибн Таймиягә (XIV йөз) һ.б. авторларга карый.

Гакыйдә догматика, идеяләр, күзаллауларның үзенчәлекле җыелмасы буларак, традицион мөселман мәгарифенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә.

Татар дини уку йортларында гакыйдә төп дәресләрнең берсе булып тора.

Әдәбият

Ислам: энциклопедический словарь. М., 1991.

Фәхретдин Р. Гакаид. Оренбург, 1909.

Максуди Ә.-Һ. Гыйбадәте Исламия. Казан, 1989.

Адыгамов Р. Акыда (Исламское вероубеждение). Казань, 2007.