Биографиясе

1884 елның декабре, Ижевск шәһәре — 1966 елның 1 марты, Ташкент.

 1909 елдан татар театр труппаларында, шул исәптән Ташкент, Уфа («Нур» труппасы) шәһәрләрендә эшли.

1911 елдан концертлар бирә башлый. Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри.

1912 елдан Казанда системалы рәвештә чыгышлар ясый. Драма спектакльләренә музыка («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш; «Гашыйк Кәриб», К.Әмири, Уфа «Нур» труппасы куелышында), татар романс музыкасы тарихында популярлыкка ирешкән беренче «Мәхәббәтем» (1913) романсының авторы.

Татар халык көйләренең ноталы язмаларын эшли.

Әдәбият

Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. К., 1958. Т. 2.                     

Автор — Ф.Ш.Салитова