Биографиясе

1925 елның 2 ноябре, Арча кантоны, хәзер Питрәч районы Шәле авылы – 2010 елның 8 апреле, шунда ук.

Казан педагогика училищесен тәмамлый (1956).

1950–1986 елларда Питрәч районында эшли: Шәле урта мәктәбендә укыта, «Чулпан» (Чита авылы, 1956 елдан), Вахитов исемендәге (Шәле авылы, 1959–1986) колхозларда рәис.

Ф.Ә. Сафин җитәкче булганда, Вахитов исемендәге колхозда 4 мең урынлык мөгезле эре терлек өчен бина, шул исәптән 1,2 мең баш сыер өчен ферма, дуңгыз һәм сарык фермалары, 3,5 мең тонна бәрәңге саклау урыны, мәктәп, мәдәният сарае, участок хастаханәсе һәм җитештерүнең башка объектлары, социаль-мәдәният һәм көнкүреш биналары төзелә; Шәле авылы һәм колхозына электр, радио, телефон, газ кертелә.

Районда җитештерүнең алдынгы алымнарын кертү буенча төп хуҗалык булып тора, СССР, ТАССР ВДНХсында катнаша, Казан өчен сөт, бәрәңге, яшелчә җитештерү буенча республикада иң зурлардан санала. Еллык сөт җитештерү 4–5 мең тоннага, бәрәңге – 7–8 мең тоннага, яшелчә – 2 мең тоннага, шул исәптән суган – 500 тоннага җитә.

Колхоз өч тапкыр КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. 1975–1981 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, рәис урынбасары.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале, РСФСР, ТАССР, ТР Югары Советы Президиумнарының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Каримов К.А. На берегах Мёши. Казань, 2006.

Автор – И.Н.Афанасьев