Норма елгасының (Мишә елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 26,9 км. Бассейнының мәйданы 272,1 км2. Елга башы урман массивында, Биектау районы Николаевка авылыннан (даими яшәүчеләр юк) 2,5 км көнбатыштарак, тамагы Питрәч районы Рус Тау Иле авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Үшнәнең 0,2 дән 18,3 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы – Ия елгасы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 13 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 139 мм, ташу агымы катламы 130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,08 м3/с.

Язын суы йомшак (1,5-3 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Үшнә бассейнында суының гомуми күләме 3,2 млн м3 булган 5 буа бар. Су ресурслары сугару һәм балык үрчетү өчен файдаланыла.

Үшнә елгасы буенда Ленино-Кокушкино табигый-тарихи тыюлыгы урнашкан.