Питрәч районы территориясендә, Ленино-Кокушкино авылы янында урнашкан.

1991 елда оештырыла. Мәйданы 179 га.

Үшнә елгасы үзәнендәге урман һәм кеше тарафыннан барлыкка китерелгән (В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән) биоценозларын берләштерә.

Гади нарат, Себер карагае утыртылган паркта В.И. Ленин музей-йорты урнашкан.