1958 елда ачыла.

Укыту сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү, нефть һәм газ скважиналарын бораулау, газүткәргечләрне һәм газ саклагычларны төзү һәм эксплуатацияләү, нефть һәм газ ятмаларын эзләү һәм эксплуатацияләү, файдалы казылмалар ятмаларын эзләүнең геофизик алымнары, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү, нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы, мәгълүмати системалар, идарә итүнең автомат системалары, икътисад һәм бухгалтер исәбе, гамәли геодезия белгечлекләре буенча алып барыла.

2015 елда техникумга ресурс үзәге статусы бирелә, 2016 елда «Геодезия» юнәлеше буенча WorldSkills хәрәкәте компетенцияләренең махсуслаштырылган үзәге була.

2019/2020 уку елында 1500 гә якын укучы, 79 укытучы исәпләнә.