Эчтәлек

1917 елга кадәр ачыла.

Хосусый милек дәүләтләштерелгәннән соң, матбага гарәп шрифтлары белән тәэмин ителә. 1918 елның җәендә матбагада Бөгелмә депутатлар советы каршындагы Мөселман бүлеге басмасы «Бөгелмә мөхбире» газетасы, 1919 елның декабрендә «Якты юл» газетасы басыла башлый. 1920 еллардан – Бөгелмә кантонының халык хуҗалыгы советы, 1923 елда – вак җитештерүче хуҗалыкларның берләштерелгән кантон идарәсе карамагында эшли, аннары янә Бөгелмә кантоны башкарма комитетына тапшырыла.

Соңга таба үзендә басыла торган «Сабанчы» газетасы исеме белән билгеле. 1930 еллар башыннан – «Колхозчы» һәм «Колхозник» газеталары басмаханәсе.

1917–1932 елларда 21 исемдә татар китабы бастырып чыгара. Алар арасында: «Самар вилаятендәге шураларның вакытлы уставы вә тәнзиматы» (1917), Г.Сәгъдинең «Фән һәм тәрбия дәресләре» (1918), В.Солтановның «Онытылган сүзләр» (1918) китабы, башлангыч һәм эшчеләр мәктәпләре өчен дәреслекләр, авыл хуҗалыгы артельләре уставлары, татар халык җырлары, балалар фольклоры җыентыклары һ.б.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Становление и развитие татарской советской книги (1917–1932). Казань,1989.