Биографиясе

1916 елның 25 декабре, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Борский районы Пичугино авылы – 1996 елның 12 июле, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң (1941), СССР Сәнәгать банкының Татарстан республика конторасында өлкән кредит инспекторы, бүлек башлыгы, управляющий урынбасары.

Бухина сәнәгать һәм гражданлык төзелешләренең эре объектларын финанслауны оештыруга зур өлеш кертә.

1963–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Банк на все времена. Берлин, 1997.