Биографиясе

1921 елның 15 марты, Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Мирҗәм авылы – 1987 елның 22 мае, Казан.

Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

Хәрби инженерлар училищесен (1946), КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Казан югары республика партия мәктәбен (1951) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында; Дала фронты гаскәрләре составында 19 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонында отделение командиры.

Солошино авылы (Полтава өлкәсенең Кобеляки районы) янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1943 елның 28 сентябрендә, дошман плацдармын кулга төшерү өчен, елганың уң ярына понтон белән автоматчылар төркемен чыгара (18 рейс ясый), соңыннан паром белән елга аша танклар һәм артиллерияне чыгара.

1946 елдан запаста.

1956–1964 елларда Шушмабаш (Арча районы) авылында «Северный» совхозы директоры, 1964 елдан Юдино поселогында (Зеленодольск районы) совхоз директоры.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Арча шәһәрендә һәм Мирҗәм авылында «Дан» мемориаль комплексы территориясендә урнаштырыла. Казанда һәм Арчада аның исеме урамнарга бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 419, 446, 447;

Книга Героев = Батырлар китабы / Казань, сост. М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 139.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина