1773, Казан — 1826 елның 7 апреле, шунда ук.

Бабасы Алексей (XVII йөз ахыры — XVIII йөзнең 1 нче яртысы) шәһәр янындагы Ягодный авылы (Казан) экономик крәстияне була, 1722 елда Казан делегациясе составында император Пётр I белән очрашуда катнаша. К.лар гаиләсе XVIII–XIX йөзләрдә күпсанлы күн заводлары тота. Котеловның үзенең дә Ягодный авылында күн заводы була (1812 елда анда 4 чан, 54 эшче эшли, елга 36500 күн эшкәртелә, Казанда бу — ул чорда иң югары күрсәткеч). Күн һәм мех товарлар белән сәүдә итә.

1806–1808 елларда Казан шәһәр магистраты ратманы, 1809–1811 елларда бургомистры.

1819–1821 елларда Казан вөҗдан мәхкәмәсе әгъзасы.

1824–1826 елларда Казан шәһәре башлыгы.

Казан ярлыларны яклау комитетына зур күләмдә акча иганә кыла, шулай ук Адмиралтейство бистәсендәге ике катлы таш йорты белән сабын кайнату заводын һәм утар җирен (35289 сумлык бәяләнә) Җәмгыять тәрбиясе приказына бирә.

Хәйрия эшчәнлеге өчен 1833 елда (үлгәннән соң) алтын медаль белән бүләкләнә.

Чыганаклар

Достойны памяти потомков (Городские головы Казани 1767–1917 гг.): Сб. док. и материалов. К., 2002.

Әдәбият

Агафонов Н. Казань и казанцы. К., 1907. Кн. 2.                    

Автор — Л.М.Свердлова