Биографиясе

1947 елның 17 июнендә Азнакай районы Тымытык авылында туа.

Казан университетын тәмамлый (1970), «Татнефть» АҖдә (бүленеп, 1978–1981 елларда КПССның Әлмәт шәһәр комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире): «Сөләйнефть» (1970–1978), «Әлмәтнефть» (1981–1984) НГДУларында, «Елховнефть» НГДУы башлыгы (1984 елдан).

Хезмәтләре нефть чыгаруга, углеводородлар эшкәртүгә һәм экологиягә карый.

Нугайбәков нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген күтәрү алымнарын эшли, карбонат коллекторларыннан нефть суыртуның геотехнологик үзенчәлекләрен ачыклый.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (2002).

Әлмәт шәһәрендә уникаль мемориаль һәм мәдәни-сәламәтләндерү архитектура корылмалары төзегәне өчен ТРның Дәүләт бүләгенә (2004) лаек була.

Дуслык ордены, медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                  

Кинетика неизотермического выщелачивания карбонатных коллекторов нефти раствором HCl // Башк. хим. журн. 1996. Т. 3, вып. 7 (автордаш);

Совершенствование систем разработки продуктивных пластов Ново-Елховского месторождения. Уфа, 2001 (автордаш).