1994 елда шул ук исемдәге колхоз җирлегендә (1959 елда Ленин исемендәге (Мамадыш-Әкил авылы) һәм «Активист» (Татар Танае, Рус Танае, Панау авыллары) колхозларын берләштерү юлы белән төзелә) оештырыла. Зеленодольск районының Татар Танае (үзәк утары), Мамадыш-Әкил, Рус Танае, Панау авылларын үз эченә ала. Халык саны – 1295 кеше, шул исәптән 390 эшләүче кеше (2002). Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 4488 га, шул исәптән 3246 га сөрү җирләре; мөгезле эре терлек 3 мең баш.

Хуҗалык нәселле бозаулар үрчетү белән шөгыльләнә. Ел саен 1 мең т га кадәр суган, 1700 гә кадәр нәселле бозау саталар. 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә 340 ц га кадәр сөт һәм 92 ц га кадәр ит (тере үл­чәмдә) җитештерелә. Бөртекле культураларның уртача уңышы 1 га дан 24–31,3 ц тәшкил итә; һәр сыердан елына 3000–3641 кг сөт савып алына (1980–1997).

Хуҗалык 10 тапкыр СССР ВДНХсының дипломнары, ике тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә. ТАССР һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә 5 кеше лаек була. Хуҗалык үсешенә Т.Ә.Гыйниятуллин (1966–1994), Х.Т.Һидиятуллин (1994–2002) зур өлеш кертәләр.

2003 елда банкротлыкка чыкканнан соң, хуҗалык бетерелә, территориясе «Кызыл Шәрык–Агро» акционерлык җәмгыяте составына кертелә.

Автор – И.Н.Афанасьев