- РУС
- ТАТ
Физиолог, биология фәннәре докторы (1987), профессор (1988), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1976), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1988), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2004)
1935 елның 22 ноябрендә Чуаш АССРның Чкалов районы Кызыл Чишмә авылында туган.
1964 елда Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый һәм шунда ук эшли: 1975 елдан физик культура факультеты деканы, бер үк вакытта 1988 елдан физик культура теориясе кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре мускулларга көч килгәндә йөрәк эшчәнлеген көйләү механизмнарын өйрәнүгә карый. Мускуллар эшчәнлеге вакытында йөрәк кыскаруы ешлыгының нәселдәнлек факторларына бәйле булуын өйрәнә.
Үсү һәм организмның җитлегү процессында мускулларга физик йөкләнеш шартларында йөрәкнең насос функциясенә нерв көйләнеше тәэсиренең кимүен ачыклый (1978).
Культурологиянең бер өлеше буларак, физик культура мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Абзалов тарафыннан мәктәпләр өчен физик культурадан яңа программа төзелә һәм ТРда уку процессына кертелә. «Мәктәптә физик культура» («Физическая культура в школе», 2005) уку ярдәмлеге авторы.
РФ Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт буенча эксперты (2004 елдан).
Медальләр белән бүләкләнә.
Движение и развивающееся сердце. М., 1985.
Развивающееся сердце и двигательный режим. Казань, 1998 (автордаш).
Теория физической культуры. Казань, 2002.
Насосная функция сердца развивающегося организма и двигательный режим. Казань, 2005.
Жизненный путь профессора. Казань, 2012.
Шәрифуллин Ф.Ә. Физиолог, педагог Ринат Абзалов // Мәгариф. 2005. № 11.
Ахметшина И. Человек, влюбленный в жизнь // Спортивный еженедельник Татарстана. «Ак Барс». 2005. № 52.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.