Биографиясе

1893 елның 14 августы, Оренбург губернасы, Троицк өязе Коельский станицасы — 1960 ел.

Г.В.Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институтын тәмамлый (Мәскәү, 1924).

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Саратов шәһәренә күчерелгән Киев коммерция институты студенты буларак, 1915 елда революцион көрәштә катнаша; студентларның марксистлар түгәрәге әгъзасы. Ул ябылганнан соң, Покровский полициянең яшерен күзәтүе астында була. 1917 елның Февраль революциясе алдыннан Оренбург губернасының Чиләбе өязендәге Кинель авылында укытучы булып эшли, аннан соң волость революцион комитеты әгъзасы.

1917 елның ахырыннан — Киевта. 1918 елның гыйнварында Киев эшчеләренең Үзәк радага каршы фетнәсендә катнаша. 1918 елның февралендә референт, «Вестник Украинской народной республики» газетасында бүлек мөдире. Украинаны немец гаскәрләре басып алганнан соң, Мәскәүгә китә.

1918 елның маеннан Казанда. РКП(б)ның Казан шәһәр комитеты рәисе сыйфатында «Знамя революции» газетасы редколлегиясе составына кертелә. Г.Ш.Олькеницкий үлеменнән соң, П. РКП(б)ның Казан шәһәр комитеты секретаре итеп сайлана.

1919 елның башында РКП(б)ның Оренбург губерна комитеты секретаре итеп җибәрелә. Соңрак хәрби эшкә мобилизацияләнә: Төркестан армиясенең сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе, Көнчыгыш фронтның Көньяк төркемендәге 1 нче армиянең Революцион Хәрби Советы әгъзасы.

1920 елда — Оренбург, Кыргызстанда, 1921–1931 елларда Мәскәүдә хуҗалык эшендә.

1931 елдан Ерак Көнчыгышта, Край кулланучылар кооперациясе берлеге рәисе урынбасары.

1938 елда эшкә Мәскәүгә кайта. Резина сәнәгате предприятиеләрендә илебездә җитештерелгән чималдан табигый каучук алу технологиясен эшләп чыгаруны оештыруда катнаша.

Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиядә хуҗалык эшендә.

1945–1957 елларда Дәүләт азык-төлек һәм матди резервлар министрлыгы баш идарәсе башлыгы.

Әдәбият

Саркин В. Покровский Вячеслав Александрович // Борцы за счастье народное. К., 1967.